"Укытучыңны котла" шәһәр акциясе быел 26 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр үткәреләчәк. 6 октябрьдә "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм концерты узачак, шул ук көнне мэр тарафыннан мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен кабул итү дә оештырыла. 4 октябрьдә "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Укытучылар көне" республика бәйрәме узачак. Шәһәрне 38 кешедән торган делегация тәкъдим итәчәк. 6 октябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә яшь белгечләрне хөрмәтләячәкләр, районнарның Мактау тактасына сертификатлар тапшырачаклар.
Педагогик хезмәт ветераннары җитәкчеләренә тантаналы чаралар 29 һәм 30 сентябрьдә узачак. Гадәттәгечә, алтынчы ел рәттән укучылар Шәһәр Советы тарафыннан «Аңлый торган укытучы» акциясе үткәрелә. Конкурста җиңүче һәр мәктәптә билгеләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 11:11