Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә "Әкият" балалар үзәгендә уллыкка алучы гаиләләрнең "Без бергә!" дип исемләнгән VII форумы узды.  Анда ТРның барлык муниципаль районнарыннан тәрбиягә бала алган актив гаилә вәкилләре, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. Яр Чаллы данын Оксана Рыжкова, Александра һәм Андрей Шипицыных гаиләләре яклады. Алар тәрбиягә бала алган гаиләләр.

Ата-аналар белгечләрдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Киң программа әзерләнгән: ата-аналар өчен – белем бирү лекцияләре һәм дискуссияләр, балалар өчен - беләзекләр, кәгазьдән эшләнмәләр ясау, кызыклы презентацияләр үткәрү буенча мастер-класслар һәм башкалар.

Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 13:32