Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәлилова Фәридә Хәким кызы һәм Ракитина Федосья Ивановна юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул итте. Ветераннарны Үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Электротехниклар», «Паритет» ИК вәкилләре котлады. Мордовия Республикасының Большой Шуструй авылында туган Фәридә Хәким кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сугыш елларында ул туган авылы колхозында эшли. Аннары Мамадыш районының Зверосовхоз бистәсендә фельдшер булып эшли. 1955 елда кияүгә чыга. 1950 елда Фәридә Хәким кызы Яр Чаллыга күчеп килә, анда Тукай үзәк район хастаханәсендә пенсиягә чыкканчы өлкән табиб булып эшли. Фәридә Хәким кызы бер ул тәрбияләп үстергән, хәзер аның оныгы һәм оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән

Төмән өлкәсенең Новоникольский авылында туган Федосья Ивановна 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында Төмән өлкәсенең Конево авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1948 елда ул кияүгә чыга, Омск өлкәсенең Назаевск шәһәренә күченә, анда 1 нче мәктәптә укытучы булып эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәрендә күченеп кайта һәм пенсиягә чыкканчы 10 нчы мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Федосья Ивановна 2 бала тәрбияләп үстерә, 2 оныгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 15:32