Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхирә Хәйдәр кызы Гозәерова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Илгиз Сәгыйдуллин котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фәхирә Хәйдәр кызы ТАССРның Чирмешән районы Керкәле авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1952 елда Фәхрулла Мингалим улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Ташкент шәһәренә күченә. Лаеклы ялга чыкканчы Фәхирә Хәйдәр кызы кибеттә сатучы булып эшли. 1993 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп кайта. Алар тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Фәхирә Хәйдәр кызы - Бөек Ватан сугышы ветераны. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Дүшәмбе, 26 сентябрь 2022, 16:18