Көтеп алынган «ҖырлаОке» конкурсы 6 октябрьдә башлана. Конкурс ярдәмендә катнашучылар татар музыкасы турындагы белемнәрне иҗади процесс аша тирәнәйтә алачаклар. Анда югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары һәм шәһәр уку йортларының өлкән сыйныф укучылары катнашачак. Катнашырга 6 кешедән торган командалар чакырыла, һәр команданың исеме һәм капитаны булырга тиеш. Җиңүчеләр дипломнар алачак. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru.
Музыкаль конкурс өч этапта узачак: 1 этап – 6 октябрьдә 15:00 сәгатьтә. 2 этап-10 октябрьдә 15:00 сәгатьтә, 3 этап-17 октябрьдә 15:00 сәгатьтә (финал).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 сентябрь 2022, 12:35