Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада яшьләр командалары клублары арасында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" дип исемләнгән футбол буенча традицион турнир оештырылды.

14 көн дәвамында шәһәрнең барлык районнарыннан яшьләр яшүсмерләр клублары командалары үзләренең яшь төркемнәрендә иң көчле команда исеме өчен көрәштеләр. Быел турнирда 200дән артык кешене үз эченә алган 21 команда катнашты. 23 сентябрьдә «Юность» футбол кырында финал уеннары узды. Командалар арасында пьедесталдагы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Урта төркем: 1 урын - Юность 2 урын - Огонёк. Яшүсмерләр төркеме: 1 урын-Импульс 2 урын - Юность. Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, футбол туплары һәм кубоклар тапшырылды.

Сишәмбе, 27 сентябрь 2022, 15:50