26-29 сентябрьдә Нижневартовскида «Таврида» арт-кластер арт-резиденцияләр челтәренең төбәк командалары съезды узачак. Күчмә белем бирү модуле кысаларында илнең 27 төбәгеннән 50 арт-резиденция вәкилләре җыелачак. Чарада Чаллыдан "Шатлык" арт-резиденциясенең "Planka Music" продюсерлык үзәге җитәкчесе Гөлнара Игнатова катнаша. Тантаналы ачылыш 26 сентябрьдә «Ядро» арт-резиденциясендә була. «Таврида» арт-кластерының арт-резиденцияләре белән эш җитәкчесе Дарья Иодо яңа арт-резиденцияләр һәм масштаблы арт-кластер проектларында катнашу өчен уңышлы кейслар тәкъдим итәчәк. Шулай ук ачылу тантанасы программасында «Таврида» арт-кластеры резидентлары чыгышы да бар. 27-28 сентябрьдә катнашучыларны тыгыз белем бирү программасы көтә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 сентябрь 2022, 16:41