Мы в социальных сетях
Наил Мәһдиев тантаналы мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда беренче чиратта юл хезмәткәрләре тырышлыгын билгеләп үтте: «Үз куллары белән шәһәребезне чистарак, пөхтәрәк, яхшырак һәм уңайлырак итә торган хезмәт кешеләренә рәхмәт әйтәсем килә. Шундый кешеләр ул сез – хөрмәтле "Автомобиль юллары предприятиеләре" хезмәткәрләре", - диде мэр.

Ул шулай ук республика һәм дәүләттән ярдәмнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте: "Урам хәзер бөтенләй башка төсмер алды, күзгә күренеп ямьләнде. Чаллылылар исеменнән безнең республика президенты Рөстәм Миңнехановка, илебез президенты Владимир Путинга, «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программалары, республика программаларына рәхмәт әйтәсем килә", – дип хәбәр итте Наил Мәһдиев. 100 млн сумлык эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан финансланды.

Шамил Усманов урамын төзекләндерү 2017 елдан башлап этаплап алып барылды. Бүген Халыклар дуслыгы проспектыннан Академик Королев урамына кадәр участок ачылды. Төзекләндерелгән юлның гомуми озынлыгы - 767 метр.

Эшләр барышында светодиод яктырткычлы яңа ут баганалары, юл билгеләре урнаштырылды, юл тамгалары куелды, ясалма юл тигезсезлекләре, 74 яңа машина кую урыны булдырылды.

Чәршәмбе, 28 сентябрь 2022, 13:07