Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 7нче поликлиникасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В. А. АЛМАЗОВ исемендәге милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре булып киттеләр.

Экспертлар белән очрашуда ТРның баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев катнашты. Визит барышында экспертлар кан әйләнеше системасы патологиясе булган пациентларны диспансерлаштыруны һәм диспансер күзәтүен, авыруларны дәвалау сыйфатын бәяләделәр.

Хезмәткәрләр кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итү кысаларында, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә АМЯХ югары технологияле медицина ярдәме үзәге белән поликлиниканың дәвамчанлык механизмнарын өйрәнделәр. Шулай ук алар поликлиника базасында хроник йөрәк җитешсезлеге амбулатор кабинетын оештыру проекты белән таныштылар. Поликлиниканың кардиология хезмәтендәге очрашу нәтиҗәләре буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган хасталарга медицина ярдәмен камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Чәршәмбе, 28 сентябрь 2022, 16:25