«Тылсымлы каләм=Волшебное перо» V региональ әдәби фестивале, "Милли бәйрәмнәр буенча" фольклор утырмалары" проекты кысаларында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 26 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр "Яшь каләмче = Юные дарования" дип исемләнгән төбәк әдәби конкурсы үткәрә.
Конкурста катнашу өчен һәр катнашучы оештыру комитетына үзенең элек беркайда да бастырылмаган бер әсәрен тәкъдим итергә тиеш.
Эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
"Поэзия" (гомуми күләме 100 юлдан артмаган 1-3 шигырь); - "Проза" (хикәяләр, эссе, повестьтан өзек, гомуми күләме 12 биттән дә артмаган басма текст); - "Драматургия" (шигырь юллары яки прозада, 6 биттән артырга тиеш түгел).
Конкурс түбәндәге яшь категорияләрендә үткәрелә: - 7 яшьтән 12 яшькә кадәр; - 13 яшьтән 17 яшькә кадәр; - 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк.
Һәр катнашучы үз конкурс эшен һәм заявкасын 2022 елның 1 ноябренә кадәр электрон почта адресына җибәрә ала cbs-nko@mail.ru.
Яисә Яр Чаллы шәһәре, ГЭС, Ямашев бульвары 4/14А адресы буенча үзәк китапханәнең милли-туган якны өйрәнү бүлегенә алып килергә кирәк.
Конкурста җиңүчеләр исемлеге 2022 елның 24 ноябреннән дә соңга калмыйча «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның (библиотека-челны.рф) сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендә бастырылачак.
Конкурс нигезнамәсе Положение о конкурсе
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 сентябрь 2022, 16:46