Шәһәр үзәк китапханәсенең кече рәсем галереясендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, «Энергетик» мәдәният сарае рәссамнары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова күргәзмәсе эшли. Экспозициядә акварель эшләре, пастель картинасы, батик тәкъдим ителгән. Шулай ук сценография, бутафория, бизәлеш буенча рәссамнар эшләренең фотосурәтләре төшерелгән стендлар күрергә була. Күргәзмәдә барлыгы 30дан артык эш тәкъдим ителә. Экспозиция 14 октябрьгә кадәр эшләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 сентябрь 2022, 17:04