29 һәм 30 сентябрь көннәрендә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында 23 нче иҗат сезонын ачу тантанасы була. Программада декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе, «Домовица» осталарының эшен тәкъдир итү, концерт программасы. 29 сентябрь 17:00 сәгатьтә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының балалар коллективлары чыгышы, 30 сентябрь – иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышы.
Дуслык Йорты бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер яңартылган бинада 210 кеше сыйдырышлы тамаша залы, хореография һәм тантаналар залы бар. Беренче һәм икенче катлар милли-мәдәни берләшмәләр, учреждение белгечләре өчен кабинетлар, шулай ук техник һәм башка бүлмәләр каралган. Ремонтланган бина физик мөмкинлекләре чикләнгән категория өчен дә җиһазландырылган. Биредә пандуслар, махсус күтәрткечләр урнаштырылган, ә тамаша залында индукция әйләнәсе бар. Ремонт вакытында эшчеләр түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык системаларын, эчке бүлмәләрне һәм фасадны яңарттылар.
Якын арада үткәреләчәк чаралар инде билгеле: 22 октябрьдә «Без бер агач тармагы» Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының Республика фестивален үткәрү планлаштырыла. Әлеге фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 29 сентябрь 2022, 11:50