Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Александровна Чикляева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Вера Чикляева Александровна ТАССРның Чистай шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә йөри. 1948 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан егет - Александр Георгиевич Чикляевка кияүгә чыга. 1974 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Вера Александровна кою заводында эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныгы, сигез оныкчыгы бар.


Пәнҗешәмбе, 29 сентябрь 2022, 13:14