Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Укытучыңны котла» шәһәр акциясе 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр үткәрелә. Акциянең максаты-- җәмгыятьтә әлеге һөнәр иясенә карата позитив образ формалаштыру һәм аның статусын күтәрү, шулай ук балаларның һәм яшьләрнең ветеран педагогларга игътибарын җәлеп итү, аларның хезмәт һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге казанышларын тану.

Шәһәр укучылар советы депутатлары шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә чыга, анда халыкка укытучылар өчен котлау открыткалары тутырырга тәкъдим итәләр. Быел волонтерлар 3 мәйданчыкта эшли: Габдулла Тукай исемендәге яр, Энтузиастлар бульвары һәм Җиңү паркы. 30 сентябрьдә Шәһәр укучылар советы депутатлары 16:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында үз укытучыларын котларга теләүчеләрне көтә.

Пәнҗешәмбе, 29 сентябрь 2022, 14:23