Хөрмәтле Чаллы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең шәһәрдә ышанычлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары булдырыла, яңа юллар төзелә, юллар һәм тротуарлар үрнәк тәртиптә тотыла. Элекке еллардагы кебек үк, Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында автомобиль юлларын реконструкцияләү буенча киң күләмле эшләр башкарыла. Быел Чаллы юлчыларының һөнәри осталыгы Гостев урамы буйлап юл салганда һәм күпер аша чыгу юлын төзегәндә күрсәтелде. «Корпорация Хаер» урамы буенча юлны реконструкцияләү нәтиҗәсендә Тукай районы торак пунктлары юнәлешендә транспорт үтемлелеге яхшыртылды.
«Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында Халыклар дуслыгы проспекты ремонтланды, Шамил Усманов урамын ремонтлау тулысынча төгәлләнде. Сезнең белән бергә без Чаллы ишегалларындагы юлларны ремонтладык, квартал эчендәге һәм сәнәгать зонасындагы юллар төзекләндерелде.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 16 октябрь 2022, 08:00