Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Мәхмүт кызы Бильданова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Любовь Паньшина да кушылды.

Хәлимә Мәхмүт кызы Нурлат районы Гузеево авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Туган авылы мәктәбендә нибары 1 сыйныф укый ала. Яшь булуына карамастан, сугыш елларында урман кисүдә эшли. Сугыштан соң колхозда сыер сава. 1946 елда кияүгә чыга. Ире белән 4 бала үстерәләр, 5 онык, 6 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта кызы белән яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Җомга, 30 сентябрь 2022, 13:50