Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев өч хастаханәнең – КБМҮнең, 5нче шәһәр хастаханәсенең һәм сугыш ветераннары госпитальнең баш табиблары һәм аларның хезмәткәрләренә вакытлыча яшәп тору өчен фатир ачкычларын тапшыру максатыннан очрашты. Барлык фатирлар да җиһазландырылган һәм яшәр өчен барлык шартлар тудырылган. Шәһәр мэры табиб һөнәренең җаваплы, мөһим булуын билгеләп үтте, шуңа күрә барлык белгечләргә дә ярдәм кирәк. Әйтик, килгән табиб-белгечләр өчен республика бюджетыннан 800 мең сум акча бүлеп бирелә, Яр Чаллы шәһәре бюджетыннан тагын 200 мең сум акча өстәлә. Аннары бу акчалар социаль ипотеканы түләүгә юнәлтелә.

«Әгәр табиб гаиләсе белән килсә бу гаиләдә икесе табиб булса, алар ике миллион сум акча алачак. Әлегә социаль ипотека чираты җиткәнче, без вакытлыча торак бирәбез. Шәһәрдә барлыгы шундый 10 фатир бүлеп бирелгән, - дип уртаклашты Наил Мәһдиев. - Табиблар бары коммуналь түләүләр генә түли, башкасы өчен алардан акча алынмый».

Җомга, 30 сентябрь 2022, 15:10