Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! 1 октябрьдә бөтен дөньяда игелек һәм хөрмәт көне – Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Алтын көз - зирәклек, акыл, өлгергәнлек билгесе, ул еш кына гомер көзе дип атала. Өлкәннәр көне һәрберебез өчен үзенчәлекле бәйрәм. Балачактан без өлкән буын кешеләреннән халык гореф-гадәтләренә, зирәклегенә, мәдәниятнең нигезләренә төшенәбез һәм туган телебезне яратырга өйрәнәбез, ә әби-бабаларыбыз аша туган җиребезгә һәм аның халкына беренче мәхәббәтебез уяна.

Бу көнне безнең барыбызның да әти-әниләребезгә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, шәһәрнең беренче төзүчеләренә, пенсионерларга озак еллар намуслы хезмәтләре, Чаллы үсешенә керткән өлешләре һәм киләчәк буынның якты киләчәге өчен тырышуларына рәхмәт сүзләре җиткерергә мөмкинлек бар. Кадерле беренче төзүчеләр! Яр Чаллы - ул сез төзегән шәһәр, сезнең йөрәгегез һәрвакыт яшь. Лаеклы ялга хокук алгач та, сезнең күбеге әле дә тырышлык һәм җаваплылык күрсәтеп эшләвен дәвам итәләр. Без сезгә актив позициягез һәм шәһәрдә барган социаль процессларда катнашырга әзер булуыгыз өчен рәхмәтле.

Бүген Чаллыда яшәүче өлкән буын актив тормыш белән яши – Өченче яшь университетында укыйлар, сәхнәдә чыгыш ясыйлар, физик культура белән шөгыльләнәләр, оныкларын тәрбиялиләр һәм тормышларын оптимизм белән тулыландырып, барыбызга да озын гомер үрнәге күрсәтәләр. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның җылы аралашуын һәм игътибарын телим! Сезнең янда һәрвакыт яратучан, кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын!

Н.Г.Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 1 октябрь 2022, 08:25