Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда традицион көзге санитар-экологик айлык башланып китте.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Саначин яр буенда үткәрелгән өмәдә катнашты. "Битараф булмаган кешеләр буларак, шәһәр территориясен чистарту һәм сүздә түгел, ә эштә үз шәһәребезне яратуыбызны, горурлануыбызны, туган шәһәребез турында кайгыртуыбызны күрсәтү өчен команда җыелды", - диде ул. 17а микрорайон территориясен җыештыруда барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Яр Чаллыда бер ай эчендә күп эшләр башкару планлаштырыла: шәһәрнең 5 400 гектар яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылачак, 12 300 куб.м чүп-чар чыгарылачак, 23 меңнән артык агач һәм куак утыртылачак, 1665 куб. м ком әзерләнәчәк, 8,5 мең агач һәм 10 мең куак санитар киселәчәк, барлык спорт корылмаларына һәм балалар уен мәйданчыкларына ремонт ясалачак. Чаралар планы буенча газоннарны, юлларны, яңгыр приемникларын чистарту һәм ремонтлау, шәһәр һәм ишегалды фонтаннарын саклау буенча эшләр, чәчәк түтәлләрен чистарту һәм казу, кара туфрак кайтару, ремонт һәм җир эшләреннән соң бозылган төзекләндерүне торгызу һәм башкалар каралган.

Шимбә, 1 октябрь 2022, 09:14