Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрдә агачлар утырту дәвам итә. 

Машина төзелеше урамы белән Әпсәләмов проспекты киселешендә 140 миләш утыртылды. Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Әпсәләмов проспекты киселешендә 160 миләш һәм чыршы үсентесе барлыкка килде.

  Кереселидзе бульварында 30 чыршы пәйда булды.

Яшелләндерү эшендә Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре һәм актив чаллылылар, «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре, шәһәрнең эшче яшьләре, 42нче мәктәп укучылары, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, барлыгы 200дән артык кеше катнашты.

Шимбә, 1 октябрь 2022, 11:07