Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Строитель» стадионы каршындагы мәйданда, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылды, аларга 36 млн сумлык 1200 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.

Өлкән буын декадасы барганлыктан, барлык мәйданчыкларда да бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Мөслим муниципаль районы «Строитель» стадионында чәй өстәлләре оештырылды, анда коймак, варенье, бал һәм башка ризыклар белән чәй эчәргә мөмкин иде. Ә Сарман муниципаль районы җитештерүчеләре ярминкә кунакларын ит салып пешерелгән карабодай боткасы белән сыйлады. Яр Чаллы сәүдә базасы Ипподром мәйданчыгында татар милли ризыклары белән чәй мәҗлесе оештырды.

Ярминкәгә зур күләмдә сыер дуңгыз ите, кош ите; бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, камыр ризыклары, бал һәм башкалар китерелде.

Шимбә, 1 октябрь 2022, 12:40