Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 октябрьдән Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү һәм чистарту буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башланды. Көзге айлык кысаларында шәһәр территориясендә өмә үткәрелде. Комсомол районы территориясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, КФУның Чаллы институты студентлары һәм Чаллы халкы катнашында киң күләмле өмә узды. Чаллы елгасының яр буе зонасы буйлап Саначин яр буе, 60куб. М үсемлек калдыклары җыеп алынган, 140 капчык чүп-чар җыелган. Җыештыруда барлыгы 200дән артык кеше катнашты.

Башкарма комитет хезмәткәрләре Горзеленхоз белән Сарман тракты буенча Жуков урамыннан башлап 147 юкә һәм 130 миләш утырттылар. Комсомол паркында мәдәният һәм ял паркы хезмәткәрләре 30 нарат һәм 5 чыршы утырттылар, Тукай яр буенда (1 чиратта) 20 миләш һәм 5нарат утырттылар.
Шимбә, 1 октябрь 2022, 15:12