Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көне үтә. Традиция буенча, чара башланыр алдыннан, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасында төзелгән техника күргәзмәсе оештырылды. Аны республика президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы техникасы белән танышты, анда Ансат җиңел вертолет төзелә. КАМАЗ заводында җитештерелә торган техниканы да карап чыкты ул.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге холлында Татарстан Республикасы президентына "Эйдос Роботикс"ның Ф12-1450 роботын, "Алабуга аккумулятор заводы"ның аккумулятор батарейкаларын тәкъдим иттеләр, республиканың машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров кластер эшчәнлеге турында сөйләде.

Шимбә, 1 октябрь 2022, 15:15