Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае сәхнәсендә машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә һәм коллегаларына рәхмәт белдерде.

"Машина төзелеше - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе, ә Россия Федерациясе кебек дәүләтнең-аеруча. Республикабызда күп кенә проектлар уңышлы алып барыла, чөнки Татарстан Республикасы җитәкчелегендә һәрвакыт инженер, техник белемле кешеләр булган һәм алар машина төзелеше тармагында эшләгән. Инженер-механик булып эшләгән һәм машина төзелеше тармагында да, сәясәттә дә югары үрләргә ирешкән Минтимер Шәрип улы Шәймиевне искә төшерик. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шулай ук инженер-механик. Җитәкчеләребезнең инженерлык фикерләве "Татарстан Республикасы" исемле зур корабны дөрес курс белән ышанычлы алып барырга мөмкинлек бирә", - диде ул.

Тантаналы чара барышында шәһәр башлыгы машина төзелеше хезмәткәрләренә "Яшь инженер" номинациясендә бүләкләр тапшырды. 

Шимбә, 1 октябрь 2022, 16:20