Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «Тормышка 10 000 адым» дигән көзге бөтенроссия акциясе узды. Табиблар безгә көн саен нәкъ шуның кадәр узарга киңәш итә. Җәяү йөрү-иң гади физик активлык һәм шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау. Әлеге сәламәтләндерү чарасы Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уза. Төп максат - гражданнарның максималь саны игътибарын сәламәт яшәү рәвешен сайлауга һәм алып баруга, аның сыйфатын күтәрүгә бәйле күпсанлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Сәламәтлек маршы бөтендөнья йөрү көненә туры китерелде. Чаллыда теләүчеләр бик күп булып чыкты. Акциядә төрле яшьтәге гражданнар, бигрәк тә яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренең 200дән артык хезмәткәре әлеге акциягә кушылды һәм һәркем белән 10 000 адым атлады.

Дүшәмбе, 3 октябрь 2022, 10:52