Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Киров өлкәсенең Богдан авылында туган Вера Михайловна Кашина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Михайловна Кашина юбилее белән тәбрикләнде. Ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, «Электротехников» ИК вәкилләре, шулай ук территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе котлады. Бөек Ватан сугышы елларында Вера Михайловна Киров өлкәсенең Богдан авылы колхозында эшли.

Сугыштан соң гаиләсе белән Нократ Аланы шәһәренә күчеп килә, анда лаеклы ялга чыкканчы машина төзү заводында инженер булып эшли. 2021 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Вера Михайловна 3 бала тәрбияләгән, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Дүшәмбе, 3 октябрь 2022, 16:07