"Безнең ишегалды" президент программасы командасы чаллылылар өчен үз ишегалдыңны ничек яшелләндерү ысуллары күрсәтелгән пособие бастырды. Бу ишегалларын яшелләндерү буенча тәкъдимнәр һәм практик киңәшләр өчен кулланма. Яшелләндерү өчен балалар мәйданчыгы белән юлны аерып куаклар утыртырга, анда тавыш һәм җилдән саклар өчен киртә һәм күләгә булдырырга кирәк. Ишегалдында яфраклы, җимеш бирә торган һәм ылыслы агачлар, куаклар, чәчәкләр һәм гади үлән утыртып була. Ләкин чикләүләр дә бар:
- Инженерлык челтәрләренә куаклар утырту тыела. - Торак йорт диварларыннан куак кәүсәләре күчәренә кадәр минималь ара – 1,5 м, агачлар – 5 м ераклыкта булырга тиеш.
- Куакларның биеклеге беренче каттагы тәрәзәнең аскы читеннән артмаска тиеш.
- Агулы җимешләре, чәнечкеләре булган үсемлекләрне балалар мәйданчыгы янында утыртырга ярамый. Үсемлекләрне ишегалдына утыртуны күршеләр, идарәче компания һәм район администрациясе белән килештерергә кирәк. Башта нинди үсемлекләр утыртырга теләгәнегезне һәм инженерлык челтәрләренең урнашкан урынын, әлеге җирнең йорт яны территориясенә керүен һәм СанПин 2.2.2.2645-10 чикләүләрен исәпкә алырга кирәк.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 10:23