Бүген Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тантанада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Алар гаиләләрне котлап 18 сертификат тапшырдылар. 2020 елның 15 апреленнән ана капиталына сертификат ата-аналар мөрәҗәгатеннән башка актив режимда рәсмиләштерелә. Ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. Әйтик, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы суммасы 40 646 сумга арттырылган һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 13:42