Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең өч районы администрациясе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби бурычлыларның гаиләләренә йөриләр. «Без барыбер хезмәт итәргә тиеш, кемдер Ватанны якларга тиеш. Мин читтә кала алмыйм", - дип улының фикерләре белән уртаклашты Татьяна Петровна Паймухина. Константин махсус хәрби операциядә катнашу өчен июль аенда үз теләге белән киткән.Аның инде хәрби тәҗрибәсе бар - армиядә 2006 елда булып кайткан, контракт буенча 1,5 ел ракета гаскәрләрендә артиллерист булып эшләгән.

Хәзер өйдә, әти-әнисеннән кала, хатыны Анжела, кызы һәм кечкенә улы аны көтә. Константин контрактны ноябрьдә тәмамлый, аннары өенә кайтырга планлаштыра. Анжела хәзер бала карау буенча декрет ялында, иренең кайтканын көтә. «Иртәгә аның туган көне, 35 яшь тула. Ул кайтып җитүгә махсус бүләк әзерлибез. Элемтәгә ул үзе чыга, шалтыратмаска куша. Эшенең ничегрәк булуын сорыйм, бар да әйбәт булуын әйтеп, борчылмаска куша», - дип сөйли Анжела Паймухина.

Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, администрация хезмәткәрләре көн саен берничә гаиләгә йөри. "Шәһәр мэры кушуы буенча дүшәмбедән махсус хәрби операциядә катнашучы һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә йөри башладылар. Төрле сораулар бар, проблемалылар юк, булганнарын хәл итәргә тырышабыз" 

Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 14:48