Быелгы ел - Сидоровка бистәсендә урнашкан 9нчы урта мәктәп өчен юбилей елы. Аның оешуына нәкъ 50 ел тула. Бу вакыйга хөрмәтенә бүген, Укытучылар көнендә, мәктәп ишегалдында агачлар утырту оештырылды. Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар белән бергә 50 чыршы утырттылар.
Утыртылган агачларны мәктәп укучылары караячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 15:06