Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетында «Безнең укытучы» циффрлы открыткалар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Балаларны муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Марина Белкина бүләкләделәр.

Мәрхәмәт-Милосердие» Шәһәр Советы хатын-кыз депутатларын берләшмәсе инициативасы белән шәһәребезнең мәгариф идарәсе һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә 12 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр «Безнең кытучыбыз» циффрлы котлау открыткалары конкурсы узды.

 Конкурс Татарстан Республикасында Укытучылар көненә һәм циффрлаштыру елына багышланган. Әйтергә кирәк, 2023 педагог һәм остаз елы булачак. Конкурста шәһәребезнең 26 гомуми белем бирү оешмасыннан 80 укучы катнашты. Шәһәр Советы депутатларыннан дипломнар һәм бүләкләр белән 9 укучы бүләкләнде.

 Шулай ук һөнәри бәйрәм уңаеннан укытучылар да бүләкләр һәм чәчәкләр алды. Педагогларга мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Габделхак Батюшовтан бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 17:00