Мы в социальных сетях

1 октябрьдән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы старт алды. Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: 1. «Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру». 2. "Муниципаль берәмлек территориясендә иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру". 3. "Иҗтимагый советка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча иң яхшы оешма". Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/2022-god.htm.


Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 09:42