Мы в социальных сетях

Өлкән буыннар декадасы кысаларында «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында мәдәният тармагы ветераннарын тәбрикләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиевның котлау сүзләре яңгырады. Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен башкарма комитет мәдәният идарәсенең Рәхмәт хаты белән 6 кеше бүләкләнде. «Мәдәният» тармагының легендар хезмәткәрләренең исемнәрен Мактау китабына кертү күркәм традициягә әверелде. Хәзерге вакытта әлеге китапка 63 мәдәният тармагы кешесе кертелгән. Без тармак тарихын яңа исемнәр белән тулыландыруны горурланып дәвам итәбез, бүген алар 3кә артты.

2022 елгы юбиляр-ветераннар Яр Чаллы шәһәре мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Өлкән буын өчен иҗат коллективларының концерт программасы әзерләнгән. Чара мәдәният идарәсе тарафыннан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы шәһәр комитеты һәм мәдәният тармагы ветераннары берлеге белән берлектә оештырылды.


Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 08:12