Кичә, Халыкара Укытучылар көнендә, "Комсомол районының иң яхшы педагоглары"н Мактау тактасына кертү турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Шулай ук шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадыйков тарафыннан да укытучылар хөрмәтенә җылы сүзләр яңгырады.
Бүләкләнүчеләр составында гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, өстәмә белем бирү, көллият педагоглары бар. Укытучылар алдында "Энергетик" мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 08:30