Мы в социальных сетях

10 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр «Россия яшьләр берлеге» "ТР балалар оешмалары Советы" иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Ел укучысы" Бөтенроссия конкурсының республика этабын 7 номинация буенча үткәрде: "Ел укучылары Советы Рәисе", "Ел җәмәгатьчесе", "Ел иреклесе", "Ел патриоты", "Елның иҗади шәхесе", "Ел спортчысы", "Ел интеллекты".

Анда Татарстан Республикасының 35 муниципаль берәмлегеннән 150дән артык кеше, 100 мәгариф оешмасы катнашты. Алар арасында Чаллы мәктәп укучылары да бар. «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Елизавета Девятова, 57нче гимназия укучысы, «Орион» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче, «РгоДети» оешмасы активисты җиңүче булды.

Чаллының тагын ике укучысы лауреат дип танылды: «Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Виктория Андриянова, 35нче урта мәктәп, "Орион" яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче,"Балачак инициаторлары" активисты җиңү яулады. «Ел укучылары рәисе» номинациясендә Михаил Падас, 32нче урта мәктәп, "ДДТ 15" шәкерте, укучылар шәһәр Советы активисты лауреат булды. «Республиканың киләчәге» дигән махсус номинациясендә Чаллының тагын бер укучысы - Арина Родина, 39нчы мәктәбе укучысы билгеләп үтелде.

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 08:44