Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Укытучылар көне алдыннан Казанда иң яхшы 52 педагогны бүләкләделәр. Алар арасында Чаллының 8нче мәктәбендә химия һәм биология укытучы Любовь Михайловна Савенко да бар. Ул "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды.

Любовь Михайловна быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, гомеренең 55 елын мәгариф өлкәсенә багышлый ул.

  "Безнең республикада алтын укытучылар эшли. Бу турыда укучыларыбыз нәтиҗәләре сөйли. 237 татар баласы Россия олимпиадаларында җиңүче булды, өчесендә халыкара олимпиадада җиделәр" , — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов.

Любовь Михайловна шулай ук олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар үстерде, аларның берсе - Россия Федерациясе президенты стипендиаты.

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 09:57