Бүген чаллылылар чәршәмбе өмәсенә чыктылар. Анда мең ярымга якын кеше һәм 91 оешма катнашты. Автозавод районы территориясендә йорт яны территорияләрен чүп-чардан һәм яфрактан чистарту, агачларны һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару, чәчәк түтәлләрен казу, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү, агачлар утырту эшләре башкарылды. 20/07 торак йорт артында Чәчәк бульвары һәм Боз сарае артындагы территорияләрне чүп-чардан арындыру эшләре узды. Моторная һәм Промышленная урамнарындагы чүплекләр юк ителде. Өмә барышында идарәче компанияләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның, территориаль иҗтимагый җирле үзидарәнең актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин. Барлыгы уртача 283 кеше чыкты, 20 агач һәм куак утыртылды.
Үзәк районында йорт яны территорияләрен чүп-чардан чистарту, газоннар тигезләү, агачларны һәм куакларны санитар кисү үткәрелде.Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре Энтузиастлар бульварында газон таратуда катнаштылар. 50нче мәктәп укучылары Шамил Усманов урамында һәм Сөембикә проспекты буенча 31нче мәктәптә газоннарны чистартуда катнаштылар. Өмәгә брлыгы 283 кеше чыкты, 20 агач һәм куак утыртылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 октябрь 2022, 18:06