Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында экспортны үстерү эшчәнлеген һәм мәсьәләләрен координацияләү өчен «Экспортка ярдәм итү үзәге» оешмасы төзелде, бу хакта бүген матбугат конференциясендә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстетү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев сөйләде. Бу оешма чит илдә партнер табарга, компания материалларын чит телләргә тәрҗемә итәргә һәм компания сайтын дөрес телдә алып барырга, халыкара сертификатлар һәм экспорт рөхсәтләрен алуны финанслауга, халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында продукцияне урнаштыруга һәм алга җибәрүгә ярдәм итә. Финанслау алу өчен гаризаны МСП.РФ циффрлы платформасында тапшырырга кирәк. Алар шулай ук күргәзмә-ярминкә чараларына зур игътибар бирәләр – күргәзмәдә катнашу өчен оештыру чыгымнарын каплау белән шөгыльләнәләр. Күп кенә укыту чаралары булдырыла, мәсәлән, экспорт семинарлары һәм өченче як профильле экспертларны җәлеп итүгә консультацияләр үткәрү. 26 октябрьдә «Казахстан: экспорт мөмкинлекләре» вебинары узачак.

Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» +7 (843) 524-90-90 телефоны, Башкарма комитет белгеченә шалтыратып 30-57-62 телефон номеры аша белергә мөмкин.


Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 13:42