Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021/2022 уку елы йомгаклары буенча иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә шәһәр мэрының исемле стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Чаллыда яшьләр потенциалын төрле яклап гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәм итү максатыннан ел саен мэрның 20 исемле стипендиясе тапшырыла. Стипендияне балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары һәм активистлары иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары өчен ала. Стипендия күләме 24000 сум тәшкил итә. Стипендиягә ия булырдай кандидатларны сайлап алу 15 октябрьдән дә соңга калмыйча бирелә торган түбәндәге документлар нигезендә башкарыла: Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы исеменә кандидаттан гаризалар; иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә кандидат ирешкән нәтиҗәләр турында мәгълүматлар; дипломнар, хисап елы грамоталары күчермәләре; мәгариф учреждениеләренең директорлар Советы үтенечнамәләре һәм узган уку елы өчен кандидатның өлгерлеге турында белешмәләр кирәк. Документларны шәһәр мэриясенең 261 кабинетына 2022 елның 15 октябренә кадәр тапшыру зарур. Белешмәләр өчен Телефон: 30-56-58, 30-56-57.

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 14:31