Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына хезмәт хакы түбән булган предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде.

Комиссия тарафыннан "ТЕХНО-ХОЛДИНГ" ҖЧҖ, "КАЙМАК" ҖЧҖ, "ЦМА" ҖЧҖ, "СТРОЙ-КАМ" ПКФ ҖЧҖ предприятиеләре җитәкчеләренә хезмәт хакын минималь куллану бюджетыннан түбәнрәк булмаган күләмдә түләргә, алга таба Татарстан Республикасында хезмәт хакын уртача тармак дәрәҗәсенә кадәр арттыру мөмкинлеген карарга, хезмәт законнарын үтәргә һәм хокукый кыр кысаларында эшчәнлек алып барырга тәкъдим ителде.

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 08:00