Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ел саен 1 декабрьгә кадәр фатир яки йорт, автомобиль яки җир кишәрлегенә милек салымнарын түләргә кирәклеген искәртә. Чаллылыларның почта ящикларына салым уведомлениеләре килә башлаган инде. Уведомлениеләр 2022 елның сентябреннән этаплап җибәрелә һәм ул октябрьдә тәмамланачак. 2021 елда исәпләнгән милек салымнарының гомуми суммасы 1 млрд сумнан артык тәшкил иткән. Милеккә салым 278 мең фатир, йорт, гараж һәм башка корылма милекчеләренә исәпләнгән, транспорт салымы 137 мең автомобиль хуҗасына исәпләнгән, җир салымы - 14 мең участок милекчесенә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 15:02