Мы в социальных сетях

Казахстан башкаласында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләр укытучыларының һәм мәгариф хезмәткәрләренең VII съезды уза. Укытучылар съезды БДБ Мәгариф министрлары конференциясе карары буенча ике елга бер тапкыр үткәрелә. Тантаналы ачылышта катнашучыларны мәгариф министры Әсхәт Аймагамбәтов, фән һәм югары белем министры Сәясәт Нурбәк сәламләде. Съезд вакытында төрле юнәлешләр буенча барлыгы 9 тематик секция оештырылган: белем бирү эчтәлеге, бәяләү, гомумкешелек кыйммәтләре, укытучылар үсеше, өстәмә белем, циффрлы трансформация, балалар иминлеге, инклюзивлык, техник һәм һөнәри белем. Катнашучылар шулай ук циффрлаштыру чорында укучылар белеменә һәм ата-аналар белән үзара бәйләнешкә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Съездны үткәрү программасы кысаларында БДБ дәүләтләре укытучыларын һәм мәгариф хезмәткәрләрен «Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы исемгә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова лаек булды. Съезд кысаларында шулай ук педагогик осталык фестиваленең II йомгаклау этабы узачак. Астанага конкурс финалистлары-БДБ илләреннән педагоглар киләчәк. Алар конкурс дәресләрен күрсәтәчәкләр. Укытучыларның Мастер-класслары өч номинация буенча узачак: укытучы, тәрбияче һәм психолог-социаль педагог. Моннан тыш, съезд вакытында мәктәпкәчә һәм урта белем бирү өлкәсендә циффрлы һәм басма продукция күргәзмәсе оештырылачак. Казахстан бизнесменнары, стартаперлар уку

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 15:56