Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автокалада муниципаль хезмәт ветераннары белән очрашу узды. "62 нче мәгариф үзәге" яңа мәктәбенә Автозавод, Боровецк префектурасы һәм Автозавод районы администрациясенең элеккеге хезмәткәрләре җыелды.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов билгеләп үткәнчә, өлкән буын декадасы - җыелырга, үз казанышларың турында сөйләргә, проблемалар белән уртаклашырга менә дигән мөмкинлек. "Без сезнең казанышларыгызны һәм игелекле эшләрегезне хәтерлибез, һәрберегезне җылы сүз белән искә алабыз" , - дип ассызыклады ул.

Барысын да котлап, район җитәкчелеге белән бик теләп уртаклашкан тәҗрибәләре өчен ветераннарга рәхмәтләрен җиткереп, барлык чакырылган кунаклар өчен экскурсия үткәрделәр. Мәктәп буйлап экскурсияне аның директоры Марс Гафуров оештырды.

Пәнҗешәмбе, 6 октябрь 2022, 16:54