Автокалада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы территориаль комиссиясенең утырышы узды. Килешүгә кул куяр алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Чаллыдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән уртаклашты, Чаллы предприятиеләре муниципалитеттан һәм республикадан гына түгел, ә илебездән дә ярдәм алуын билгеләп үтте. Мәсәлән, быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү» илкүләм проектында Чаллы производстволарының 11 компаниясе катнашты, хәзерге вакытта проектта барлыгы 48 компания бар.
«КАМАЗ» ГАҖ профком рәисе Илдар Шамилов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм кирәклеген билгеләп үтте. Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде. Илдәге һәм дөньядагы катлаулы вәзгыятькә карамастан, бу өлкәдә тотрыклылык билгеләнде. Мәшгульлек үзәгенә бу ел башыннан 23,2 мең вакансия алынган, бер кешегә 5 буш эш урыны туры килә. Шулай ук Татьяна Быданова «Демография» илкүләм проекты кысаларында нинди эшләр алып барылуы белән дә уртаклашты. Мәшгульлек үзәге гражданнарга түләүсез белем бирә, укырга теләк белдерүчеләр күпчелек IT өлкәсен сайлыйлар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 октябрь 2022, 09:40