Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Президентның «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан ителү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 645 номерлы Указы үтәлә.

Шәһәрдә мобилизацияләнүчеләрне җыю пункты булдырылды.

Шәһәр Хакиме кушуы буенча һәр мобилизацияләнүче китү көнендә шәһәр бюджетыннан 20 мең сум акча ала.

Барлык мобилизацияләнүчеләргә беренче кирәк-яраклар: җылы эчке кием, сөлге, оекбаш, коры паек салынган рюкзаклар бирелә. 

Өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балаларына түбәндәге түләү йөкләмәләрен шәһәр үз өстенә ала:

- мәктәпкәчә белем бирү;

- белем бирү учреждениеләрендә кайнар аш белән туклану.

Башкарма комитетның 2022 елның 3 октябрендәге 5192 номерлы карары

Автокалада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылгды. Түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин:

☎ 89179168910. 

☎РФ буенча «кайнар линия» телефоны: 122.

☎РФ Оборона министрлыгы буенча өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның туганнары өчен «кайнар линия» телефонары:

8 (800) 100-77-07;

8 (495) 498-43-54;

8 (495) 498-34-46.

Шәһәрдә шефлык ярдәме җыю пунктлары оештырылды.

Җыю пунктлары:

•«Нур» яшьләр үзәге. Адресы: Рубаненко урамы, 2 (1/02). 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр.

• «Заман» яшьләр үзәге. Адресы: Цветочный бульвары, 1а (20/7а). 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр.

•Яр Чаллы татар дәүләт драма театры. Адресы: Низаметдинов урамы, 29. 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр.

•«Титан» яшьләр клубы. Адресы: ГЭС, 10/2. 15:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр

«Россия Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1122 номерлы карары

Җомга, 7 октябрь 2022, 08:44