Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлкән буын декадасы кысаларында гомерләре озын булган ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Комсомол районы администрациясе тарафыннан районның иң өлкән кешесе Василиса Григорьевна Шахматованы котлау оештырылды. Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин аның өенә барып истәлекле бүләк тапшырды һәм сәламәтлек теләде. Василиса Григорьевна Шахматовага 104 яшь. Ул Воронеж өлкәсе Богучарский (Радчинский) районының Сухой Донец авылында туган. Ата-аналары колхозда игенчеләр булып эшли. Гаиләдә җиде бала тәрбияләнәләр.

Василиса Григорьевна, урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлап, 1936 нчы елдан «Сталин фермасы» совхозында эшли башлый, монда булачак тормыш иптәше Иван Ермеевич Лукъяновны очрата.

1939 елда Василиса Григорьевнаның улы туа. Улына 2 яшь булганда ире фронтта һәлак була. Сугыш тәмамланганнан соң, 1948 елда Василиса Григорьевна Тула өлкәсенең Узловский районына күченә, анда тулай торакта эшли. Аннан 1949 елда Аркадий Николаевич Шахматовка кияүгә чыга. 2000 елда Василиса Григорьевна Чаллыга күчеп килә, анда улы Алексей Лукьянов гаиләсендә яши. Аның 2 баласы, 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.


Җомга, 7 октябрь 2022, 09:22