Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада беренче дәресләр бөтен республика буенча уза. Чаллыдан проектта 4 меңгә якын укучы катнашачак. Программа барлыгы 12 мең яшүсмерне колачлый һәм урта мәктәптә эшмәкәрлеккә укытуга нигез сала.

Дәресләр эшлекле уен форматында алып барыла. 60 кешелек төркемнәргә бүленгән укучылар эшмәкәр портретын төзи һәм махсус тест уза, шулай ук бизнес-планны алдан әзерләп, PR-кампаниясен эшләп, үз проектларын тәкъдир итә. Укыту Казанда, Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 200ләп чараны үз эченә ала. Шул рәвешле, 5-7 сыйныф укучылары үзләрен бизнес төзүчеләр сыйфатында сынап карый алачак, шулай ук командада эшләргә өйрәнәчәк.

Эшлекле уенны уңышлы үтәүче укучылар проектның киләсе этабында эшмәкәрлек эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәтәчәкләр. Уку ахырында катнашучылар үз проектларын эксперт-эшмәкәрләргә тәкъдир итәчәкләр. Бу этапны үткән укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны мәктәп хәйрия ярминкәсендә, аннары бизнес-кейслар чемпионатында катнашачаклар. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, аның составында 120 укучы көч сынашачак. Алар барысы да уникаль тәҗрибә алачаклар.

Җомга, 7 октябрь 2022, 11:49