Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасы кысаларында Автозавод районында 100 яшьләрен узган ветераннарны котлыйлар. Бүген муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 1921елда туган Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Кандиевта булды.

Иван Николаевич Совет Армиясе сафларына 1940 елда алына. Сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. 1945 елда яралану буенча комиссовать ителә һәм Казанга җибәрелә.

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов Нәзирә Габделбаян кызы Әхиярованы өйләренә барып, игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән котлады. Нәзирә Габделбаян кызына 103 яшь, Башкортстанның Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Дүрт класс тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1939 елда кияүгә чыга. Ирен фронтка алганда Нәзирә Габделбаян кызы йөкле була. Иреннән нибары 1 хат алырга өлгерә. Тормыш иптәше сугышта һәлак була. 1949 елда фронтовикка икенче тапкыр кияүгә чыга. Бәхетле никахта 7 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеранны 17 оныгы һәм 15 оныкчыгы сөендерә.

Нәзирә Габделбаян кызы гомере буе туган авылында колхозда эшли. Яр Чаллы шәһәрендә 2013 елдан бирле яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 7 октябрь 2022, 13:24