Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенең табиб-гинекологлары гүзәл затлар өчен «Барысы да хатын-кыз сәламәтлеге турында» дигән темага лекция үткәрделәр. Чара «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды. 5 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Алия Яхина ни өчен бүген репродуктив сәламәтлек темасының актуаль булуына мисаллар китерде.

Табиб-гинеколог Елена Ляшова үз чыгышында үсмер кыз организмында бара торган физиологик, психологик үзгәрешләргә җентекләп тукталды. Репродуктив сәламәтлекне саклау, контрацепциянең иң нәтиҗәле ысуллары һәм абортның нинди нәтиҗәләргә китерүе, аның организмга зыяны турында сөйләде.

Чыгышының аерым блогын Елена Ляшова йөклелекне планлаштыруга багышлады: парларга нинди тикшерүләр узарга, ничек тукланырга, бала сәламәт булып тусын өчен нинди прививкалар ясарга кирәк. Чарада 72 кыз катнашты һәм табибларга 40тан артык сорау бирелде.

Җомга, 7 октябрь 2022, 13:26