Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1нче балалар сәнгать мәктәбендә Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе фондларыннан «Россия төбәкләренең заманча графикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Мәскәү, Чиләбе, Серов, Каменск-Урал (Свердловск өлкәсе), Волжск (Волгоград өлкәсе), Новосибирск, Махачкала (Дагыстан) шәһәрләреннән булган рәссамнарның линогравюра һәм пластиктагы гравюра техникасында эшләнгән графика әсәрләре тәкъдим ителде.

Чараны иҗади номерлары белән Яр Чаллы шәһәре мэры премиясе стипендиатлары, 6 нчы С.Сәйдәшев исемендәге балалар музыка мәктәбе укучысы Таһир Гыйлемханов һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Милана Герасимова ачты.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Марат Мингалиев балаларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр эш белән таныштырды. Рәссам-график кызыклы формада линогравюра техникасы эше турында сөйләде.

Җомга, 7 октябрь 2022, 13:59